External Publication
Visit Post

Укытучылар өчен Казан Кремлендә бушлай экскурсияләр

belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial] March 6, 2026
Source
Яңалыкка кагылышлы рәсем: Татарстан Казан Кремлендә 15 мартта һәм 19 апрельдә мәгариф оешмалары укытучылары, җитәкчеләре һәм методистлары өчен бушлай экскурсияләр үткәреләчәк. Программада – экспозицияләрне карау һәм музей хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек форматлары турында ачык диалог. 15 мартта экскурсия «Эрмитаж-Казан» үзәгендә, Спас манарасы музеенда булачак. Башлана – 14:15. Катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк: https://forms.yandex.ru/u/698c380ad04688030f976dd3/ Татарстанның табигый тарих музеена һәм татар халкы һәм ТР дәүләтчелеге тарихы музеена экскурсияне 19 апрельдә оештыралар. Чара 14:30 сәгатьтә башлана.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...