{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreietic6ffn3srspgqhyc6m4ikjxg27wtoxy2hmqbyjzfv64zwlaque",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mgbugmrs32m2"
},
"path": "/node/9872",
"publishedAt": "2026-03-04T10:05:40.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан",
"https://forms.yandex.ru/u/697b781902848f10b0a51832",
"https://halkimtele.org"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\n\n\nТатарстан\n\n«Татар теле – халкым теле» конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Иҗади бәйгенең темасы: «Төрле фәннәрне татар телендә укытуда заманча технологияләр куллану». Ярышта үз фәннәрен татар телендә укытучылар катнаша ала.\n\nГаризалар 16 мартка кадәр кабул ителә: https://forms.yandex.ru/u/697b781902848f10b0a51832. Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән нигезләмәдә танышырга мөмкин.\n\nӘлеге проект Татарстан рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Сәләт оешмасы ярдәме белән башкарыла.\n\nhttps://halkimtele.org",
"title": "«Татар теле – халкым теле» конкурсына гаризалар кабул итү башланды"
}