{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreih2d7sgy527amet7gd6ejij7alffftlsv7sjulher2fwf5yolqmka",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mfmpjualnm42"
  },
  "path": "/node/9863",
  "publishedAt": "2026-02-24T13:55:50.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Татарстан"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\n\n\nТатарстан\n\nБалалар дөньясында агрессия белән очрашучылар өчен бушлай аноним мәгълүмати һәм психологик ярдәм алу мөмкинлеге бар.\n\n«Буллингка каршы бергәләп» дигән темага «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе оештырыла. Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары, «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе әгъзалары, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова катнашуы көтелә.\n\nШалтыратулар 24 февраль көнне 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр түбәндәге номер буенча кабул ителә: 8 (843) 590-04-05.",
  "title": "Буллингка каршы кайнар элемтә"
}