External Publication
Visit Post

Буллингка каршы кайнар элемтә

belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial] February 24, 2026
Source
Яңалыкка кагылышлы рәсем: Татарстан Балалар дөньясында агрессия белән очрашучылар өчен бушлай аноним мәгълүмати һәм психологик ярдәм алу мөмкинлеге бар. «Буллингка каршы бергәләп» дигән темага «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе оештырыла. Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары, «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе әгъзалары, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова катнашуы көтелә. Шалтыратулар 24 февраль көнне 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр түбәндәге номер буенча кабул ителә: 8 (843) 590-04-05.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...