{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreifnaya6hxytmihbnynejbl7q4qn3hmykd3wiqx5hih67urwteriju",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mfi7hfn276w2"
},
"path": "/node/9861",
"publishedAt": "2026-02-22T16:05:19.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\n\n\nТатарстан\n\nТатарстанда дәүләт һәм муниципаль балалар бакчаларының яшь тәрбиячеләре өчен 120 мең сум күләмендә акчалата бүләкләү планлаштыралар.\n\nТР Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән республика Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.\n\nАкчалата бүләк ел саен 300 дән артык педагогик хезмәткәргә бирелер дип көтелә. Премия алуга 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган һәм эш стажы биш елдан да артмаган тәрбиячеләр дәгъва итә алачак.\n\nБүләк алу өчен, белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру ысулларын һәм технологияләрен куллану буенча индивидуаль проект ясарга һәм шул проект белән сайлап алуда катнашырга һәм җиңәргә кирәк булачак.",
"title": "Татарстанда яшь тәрбиячеләргә 120 мең сум биреләчәк"
}