Казанда «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» V Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде
belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial]
February 21, 2026
Яңалыкка кагылышлы рәсем:
Татарстан
Казан
Халыкара туган тел көне алдыннан, 20 февральдә, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» V Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы үткәрелде.
Чараның программасы бай эчтәлекле булып, тел белеме, мәгариф һәм цифрлы үсеш өлкәсендәге әйдәп баручы экспертларны берләштерде. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Тимур Кадыйров конференция тематикасының мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үтте.Катнашучыларны шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, Татар телен һәм республика халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия әгъзасы Нәҗип Хаҗипов сәламләде.
Сәламләү сүзе һәм доклад белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге начальнигы (башлыгы) Энҗе Гыйззәтуллина чыгыш ясады. Онлайн режимда Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәгенең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге башлыгы Эльмира Мөбәрәкшина мөрәҗәгать итте.
Утырышның төп өлеше укытуның гамәли аспектларына һәм тел мохитен цифрлаштыруга багышланган иде.
Эчтәлекле докладлар белән чыгыш ясадылар:
- КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының рус әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры Әлфия Галимуллина;
- М.В. Ломоносов исемендәге МДУ материаллар турында фәннәр факультеты доценты София Дәминова;
- РФ Тикшерү комитеты әгъзасы, Санкт-Петербург академиясенең гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты Марина Жаворонкова.
Пленар утырышта шулай ук ТР Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Алинә Хисамиева; «Питер Татар» порталы баш мөхәррире, татар порталлары берлеге рәисе Равил Закиров; «Мәгариф» журналы баш мөхәррире урынбасары Лилия Хисмәтова; Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Эльвира Сафина, Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллиналарның чыгышы булды.
Чараның модераторы буларак, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры Раил Гатауллин лингвистлар, педагоглар белән фикер алышуның төп юнәлешләрен билгеләде һәм IT-белгечләрнең тырышлыкларын берләштерүнең мөһимлеген ассызыклады. Милли тәрҗемәчеләр лигасы вице-президенты Фәрхәд Фәткуллинның барлык чыгышларны һәм фикер алышуларны татар теленнән рус теленә һәм рус теленнән татар теленә синхрон тәрҗемә итүе конференциянең мөһим техник үзенчәлеге иде.
«Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» V Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясенең икенче этабы 21 февральдә Казан шәһәренең Идел буе районындагы «16 нчы номерлы татар-инглиз гимназиясе» базасында булды.
Чараның тантаналы өлешен гимназиянең директоры Гөлфия Хәлимова ачып җибәрде.Катнашучыларны шулай ук «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры Раил Гатауллин һәм Милли тәрҗемәчеләр лигасы вице-президенты Фәрхәд Фәткуллин сәламләделәр һәм Халыкара туган тел көне белән котладылар. Кунаклар алдында Р.Н. Ибәтова җитәкчелегендәге әлеге уку йорты каршындагы «Нур» театрында шөгыльләнүче сәләтле гимназия укучылары чыгыш ясады. Яшь артистлар Илдар Юзеевның «Язылмаган поэма» спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр.
Конференция онлайн һәм офлайн форматларда оештырылды. Эш 5 секциягә бүленеп алып барылды, алар «Цифрлы чорда телләр һәм мәдәниятләр диалогы», «Мәгълүмати медиакиңлектә массакүләм коммуникация», «Тел һәм әдәбиятны өйрәнү һәм укытуда цифрлы гуманитар фәннәр һәм инновацион технологияләр», «Ясалма интеллект, тел һәм җәмгыять», «Мәгълүмати һәм лингвистик куркынычсызлык проблемалары» кебек темаларны чагылдырды. Барлык докладчылар да уңышлы чыгыш ясады. Аларның хезмәтләрен бәяләүче экспертлар белән аралашу нәтиҗәсендәге өстәмә фикерләр һәркайсына яңа идеяләргә, уртак хезмәттәшлеккә илһам бирде. Критерийлар буенча анализлап, конференциядә катнашучыларга төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм докладлардан торган җыентык тапшырылды.
5 нче юбилей фәнни-гамәли конференция үзенең һөнәри диалогка, инновацион тәҗрибә уртаклашуга һәм заманча җәмгыятьнең мөһим өлкәләрендә ярдәм итә торган әһәмиятле фәнни-гамәли мәйданчык статусын раслады.
Discussion in the ATmosphere