{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreidslzgczug372m3eqif6dp2pxopxprpe2xx2dj7n7twihgnmjrmvq",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mfberwmoyem2"
},
"path": "/node/9858",
"publishedAt": "2026-02-19T19:20:07.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Россия"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\n\n\nРоссия\n\nТөбәкләрнең тарихы, мәдәнияте һәм фәнни казанышлары белән бәйле туристик маршрутларын Пушкин картасына кертергә тәкъдим иттеләр. Приморье крае губернаторы, профильле комиссия рәисе Олег Кожемяко Дәүләт Советының «Туризм» юнәлеше комиссиясенең «Социаль туризм» төркеме утырышында шундый инициатива белән чыкты.\n\nУл билгеләп үткәнчә, мәктәп укучылары һәм яшьләр тарихи һәм фәнни вакыйгаларга бәйле белем бирү, патриотик маршрутлар белән кызыксыналар. Аның фикеренчә, мондый юнәлешләрне Пушкин картасы программасына кертергә кирәк. Кожемяко искәрткәнчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча картадан 13 миллионнан артык кеше файдаланган.\n\nГубернатор шулай ук кайбер төбәкләрдә федераль программаның үз тиңдәшләре гамәлдә булуына игътибар юнәлтте. Ул Приморьедагы «Арсеньев картасын» мисал итеп китерде, аның буенча мәктәп укучылары мәдәният учреждениеләренә бушлай керә ала.\n\nКожемяко сүзләренчә, мондый программалар ярдәмендә балалар үз төбәкләренең тарихы һәм географиясе белән таныша, төбәк символлары турында белә һәм аның үзенчәлекләрен яхшырак аңлый башлый. Аның фикеренчә, бу кече Ватанга карата хөрмәт формалаштыруга һәм патриотик рухны ныгытырга ярдәм итә. Комиссия рәисе күп кенә субъектларның инде уңай тәҗрибәсе бар, аны таратырга кирәк, дип өстәде.",
"title": "Тарихи һәм фәнни маршрутларны Пушкин картасына кертергә тәкъдим иттеләр"
}