{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreiaamok7b5dcvsuqphbdo3pu2nt6ngwfzdbvxfi2pxb2nxrmzoublm",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mf76ojiljji2"
  },
  "path": "/node/9857",
  "publishedAt": "2026-02-18T15:25:32.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Россия"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\n\n\nРоссия\n\n2027 елдан Россия югары уку йортларына гуманитар юнәлешләргә кергәндә тарих буенча бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) мәҗбүри предмет булачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаев белдерде.\n\n«9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 2 елдан соң БДИда нәрсә көткәнен белергә тиеш, 10 нчы сыйныфны тәмамлаучы да җитди үзгәрешләргә дучар булмаска тиеш. Шуңа күрә бездә 2026 ел – күчеш елы, 2027 елда инде үзгәрешләр булачак, гуманитар юнәлешкә кергәндә тарих өстенлекле предмет булачак», – диде Музаев.",
  "title": "Гуманитар юнәлешләрне сайлаучыларга тарих буенча бердәм дәүләт имтиханы мәҗбүри була"
}