{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreiav5vck5tpp2hu2bz6jciqzsr5spwrxayhqu5iaonqs2zficwutpu",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mf2u4m3eslt2"
},
"path": "/node/9854",
"publishedAt": "2026-02-16T17:45:04.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Россия"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\n\n\nРоссия\n\nБөтенроссия экологик грамоталылык дәрәҗәсен бәяләүгә багышланган «Яшел зачёт» конкурсының онлайн этабы тәмамланды. Быел ул илнең төрле төбәкләреннән 72 меңнән артык мәктәп укучысы һәм студентны берләштерде. Бер ай дәвамында катнашучылар дистанцион форматта тест һәм иҗади биремнәр үтәде.\n\nКөндәшлек шактый югары булды: финалга нибары 1121 кеше генә үтте. Алар арасында Татарстаннан да егет-кызлар бар. 26 февральдә алар Мәскәүгә юл тотачак һәм җиңү өчен көрәшәчәк.\n\nӨч сәгать дәвамында укучыларга география, экология һәм туризм темалары буенча олимпиада форматындагы биремнәрне үтәү бурычы куела. Эшләрне фәнни җәмәгатьчелекнең алдынгы вәкилләре тикшерәчәк.\n\n«Яшел зачёт» конкурсы «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм кысаларында үткәрелә. Ул катнашучыларга табигатьне саклау өлкәсендәге белемнәрен күрсәтү мөмкинлеге бирә, шулай ук илнең алдынгы югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар алу мөмкинлеген дә ача. Җиңүчеләргә өстәмә баллар биреләчәк, барлык катнашучыларга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр белән тапшырылачак.\n\nКонкурсның төп максаты – яшьләр арасында экология темасын популярлаштыру, әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә карата кызыксыну уяту. 2024 елда республикадан өч студент сайлап алу этабында җиңү яулап, финалга үткән иде. Ул вакытта конкурста 50 меңнән артык кеше катнашты.",
"title": "Татарстан – «Яшел зачёт» конкурсының иң актив катнашучыларының берсе"
}