{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreibfgj5ev2gub7r2nerchca2r3dqj4fwz46mfpcsqslnwt2kh3zjk4",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3metidtmr2lg2"
},
"path": "/node/9851",
"publishedAt": "2026-02-13T17:00:54.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Россия"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\n\n\nРоссия\n\nРФ Мәгариф министрлыгы мәктәп программасына «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» (ДНКР) уку курсын кертү графигын үзгәртте. Дисциплина берничә ел дәвамында этаплап кертеләчәк.\n\nВедомство карары нигезендә, 2026/27 уку елында яңа фән 5 нче сыйныфларда гына барлыкка киләчәк. 6 нчы һәм 7 нче сыйныфларда аны 2027/28 уку елыннан укыта башлаячаклар. Элегрәк ДНКР 2026 елдан барлык өч параллельдә бер үк вакытта кертеләчәк дип уйланган иде.\n\nШулай ук 2026 елның 1 сентябреннән бишенче сыйныфларда чит телне өйрәнү күләме атнага өч сәгатьтән ике сәгатькә кадәр кимиячәк. 2027 елның 1 сентябреннән шундый ук үзгәрешләр 6 нчы һәм 7 нче сыйныфларга кагылачак.\n\nМинистрлыкта аңлатуларынча, әлеге чаралар уку йөкләнешен оптимальләштерүгә һәм вакытны яңадан бүлүгә юнәлдерелгән. Шул ук вакытта чит телләрне өйрәнү белем бирү программасының мәҗбүри компоненты статусын саклап калачак.\n\n«Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» курсы укучыларда Россиянең традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләренә нигезләнгән дөньяга караш ориентирларын формалаштырырга тиеш.",
"title": "2026 елдан башлап этаплап рухи-әхлакый мәдәният турында яңа фән кертәчәкләр"
}