{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreifl6qqyvdre2xknhfo27p4qomlo34zxclj66fn5w3av3ghs4uxwye",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3metidq6qo2o2"
  },
  "path": "/node/9852",
  "publishedAt": "2026-02-14T07:05:28.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Дөньяда"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\n\n\nДөньяда\n\nБүген, 14 февральдә, Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә. Гыйлем чыганагы булган китап гомерлек юлдашыбыз булсын!\n\nГашыйк булыйк китапка!\n\nБүген – бәйрәм! Китапларга\nГашыйклар көне бүген!\nБу сөюне балаларга\nТапшыру көне бүген!\n\nГашыйк булсыннар китапка\nБалалар һәм оныклар.\nКүңел күзләре ачылсын,\nТаралсыннар болытлар.\n\nКулга китап алгач күздә\nЯкты ялкын дөрләсен!\nКитапка булган мәхәббәт\nБеркайчан да сүнмәсен!\n\nГашыйк булып китапларга,\nЮл тотыйк киләчәккә.\nУкымышлы татар халкы\nДан тотсын киләчәктә!\n\nРаил Гатауллин. 14.02.2026",
  "title": "Бүген Халыкара китап бүләк итү көне"
}