Бүген Халыкара китап бүләк итү көне
belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial]
February 14, 2026
Яңалыкка кагылышлы рәсем:
Дөньяда
Бүген, 14 февральдә, Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә. Гыйлем чыганагы булган китап гомерлек юлдашыбыз булсын!
Гашыйк булыйк китапка!
Бүген – бәйрәм! Китапларга
Гашыйклар көне бүген!
Бу сөюне балаларга
Тапшыру көне бүген!
Гашыйк булсыннар китапка
Балалар һәм оныклар.
Күңел күзләре ачылсын,
Таралсыннар болытлар.
Кулга китап алгач күздә
Якты ялкын дөрләсен!
Китапка булган мәхәббәт
Беркайчан да сүнмәсен!
Гашыйк булып китапларга,
Юл тотыйк киләчәккә.
Укымышлы татар халкы
Дан тотсын киләчәктә!
Раил Гатауллин. 14.02.2026
Discussion in the ATmosphere