{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreicj7lyylmknwc2to6itp3z4bfqd7gn6nph7ikwy56tfztifklgf3a",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3meelymrswct2"
  },
  "path": "/node/9846",
  "publishedAt": "2026-02-08T11:40:19.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Татарстан"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\n\n\nТатарстан\n\nХөрмәтле галимнәр, тикшеренүчеләр-эзләнүчеләр, укытучылар һәм язмышларын фәнгә багышлаучылар!\n\nСезне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Россия фәне көне белән чын күңелдән котлыйм!\n\nТатарстан Республикасы үзенең фәнни казанышлары белән горурлана ала. Узган елда без нефть химиясе һәм материаллар өйрәнү өлкәсендә, биомедицина һәм фармакологиядә, IT һәм робототехникада, агротехнологияләрдә гаҗәеп нәтиҗәләргә ирештек.\n\nЯшь галимнәр безнең горурлыгыбыз: Татарстан студентлары һәм аспирантлары даими рәвештә бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңү яулыйлар, кыю идеяләр тәкъдим итәләр һәм яңа ачышларга нигез салалар.\n\nСезнең хезмәтегез - Татарстанның киләчәгенә инвестиция ул.\n\nХөрмәтле фән ветераннары, сезгә зирәклеклегегез, остаз булуыгыз һәм традицияләрне саклап калуыгыз өчен, гамәлдәге тикшеренүчеләргә – кыю идеяләрегез һәм тугрылык өчен, яшь галимнәргә - энергия, креативлык һәм иртәгәге көн өчен җаваплылык алырга әзер булуыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.\n\nСезгә яңа фәнни алгарышлар һәм патентлар, уңышлы грантлар һәм халыкара коллаборацияләр, сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим!",
  "title": "Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Россия фәне көне белән котлавы"
}