{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreih7pvvc6gh2rwgpeq2znq7vdnzajfbtbaxje33nvzm3be6ma5343m",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3meael2aseme2"
},
"path": "/node/9844",
"publishedAt": "2026-02-06T15:55:21.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан",
"Казан"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\n\n\nТатарстан\n\nКазан\n\nМилли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр VIII Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Казан Мэриясенең «Әминә» проекты «Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт хакимияте органнарының иң яхшы тәҗрибәләре» номинациясендә җиңү яулады.\n\nКонкурсның эксперт комиссиясенә 497 гариза тапшырылган, шуларның 132се Идел буе федераль округыннан килгән. Төрле номинацияләрдә барлыгы 25 җиңүче билгеләнгән, бүләкләү тантанасы көз көне VII Бөтенроссия «Этномәдәни секторның тотрыклы үсеше» конференциясе кысаларында үткәреләчәк.\n\nӘлеге конкурста Казан Мэриясе өченче тапкыр җиңә. Моңа кадәр 2022 елда «Туган телләр поезды», ә 2025 елда «Древо жизни» («Байтирәк») проектлары иң яхшы тәҗрибәләр дип табылган иде.\n\n«Әминә» – нәниләр өчен татар телендә күңелле һәм истә калырлык җырлардан торган анимацияле роликлар. Проект 32 сериядән тора, аларның 27се Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә эшләнгән. Җырларның авторлары – шагыйрә Резеда Гобәева белән композитор Миләүшә Хәйруллина, роликларның төп героинясын – Әминә исемле кызны – «Апуш» татар балалар театр студиясендә шөгыльләнүче Мәликә Бариева тавышландыра. Ә анимацияле роликларны «Татармультфильм» профессиональ командасы җитештерде. «Әминә» шулай ук «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә» «Иң яхшы милли кыскаметражлы фильм» номинациясендә дә җиңү яулаган иде.\n\n2025 елда проектның үз сайты amina.tatar булдырылды, анда барлык серияләр, җыр сүзләре һәм минусовкалар урын алган.\n\nБелешмә өчен.\nМилли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр Бөтенроссия конкурсы 2017 елдан үткәрелә. Аның төп максаты – Россия халыкларының этномәдәни күптөрлелеген үстерү, илебездәге милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга бәйле кызыклы һәм перспективалы тәҗрибәләрне барлау, ачыклау һәм тарату.",
"title": "Казан Мэриясенең «Әминә» проекты Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады"
}