{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreiewfkwgj6z3icygjgszopjokk3rap3cxtjaisgrzxapz66bvrcsqe",
"uri": "at://did:plc:ny7jc3ff3yuynwz33bijx6jd/app.bsky.feed.post/3mpnsbxpefuz2"
},
"path": "/news/belmi-kalma/medinskii-amgyiat-beleme-ham-tarix-imtixannaryn-berlasterune-momkin-dip-sanyi",
"publishedAt": "2026-07-02T07:46:00.000Z",
"site": "https://yalkyn.ru",
"tags": [
"Белми калма"
],
"textContent": "Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский чыгарылыш дәүләт имтиханнарын – җәмгыять белеме һәм тарих буенча имтиханнарны – берләштерү мөмкин дип саный. Әгәр мондый карарны Мәгариф министрлыгы кабул итсә, аны гамәлгә ашыру кимендә өч ел вакыт алырга мөмкин. «Мин моны хуплар идем. Пропорция якынча 8гә 2 булырга тиеш, тарих файдасына. Әмма карар Мәгариф министрлыгы карамагында», – дигән Мединский «Мәгърифәтчеләр. Җәмгыять белеме» укытучы-блогерлар конференциясенең пленар утырышында. Шулай итеп ул тарих һәм җәмгыять белеме буенча чыгарылыш имтиханнарын берләштерү мөмкинлеге турындагы сорауга җавап бирде. Элегрәк Россия мәктәпләрендә 2027/2028 уку елыннан 9 нчы сыйныф укучылары өчен тарихтан телдән имтихан кертеләчәге билгеле булды. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткән иде. 2025 елның маенда җәмгыять белеме Россия мәктәпләрендә 2026 елның 1 сентябреннән 9 нчы сыйныфтан өйрәнелә башлаячак дип игълан ителде. Моңа кадәр аны 6 нчы сыйныфтан ук өйрәнә башлыйлар иде.",
"title": "МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ"
}