{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreicp2gjeit2bbonybet5fh3lagpuxdv6nvxihfrvdhrkgbwr62ldly",
    "uri": "at://did:plc:ny7jc3ff3yuynwz33bijx6jd/app.bsky.feed.post/3mieuhumoovl2"
  },
  "path": "/news/belmi-kalma/tatarstanda-tdi-ham-bdiny-ati-anilar-belan-berga-tapsyrabyz-akciiase-uzdyryla",
  "publishedAt": "2026-03-31T10:52:00.000Z",
  "site": "https://yalkyn.ru",
  "tags": [
    "Белми калма"
  ],
  "textContent": "Татарстанда «ТДИ һәм БДИны әти-әниләр белән бергә тапшырабыз» акциясе башланды. Акциянең катнашучылары математикадан белемнәрен тикшерә ала. Узган елга кадәр бу чара «Әти-әниләр өчен БДИ тапшыру көне» исеме белән уздырылган иде һәм анда бары тик 11нче сыйныф ата-аналары катнашкан. Быел акция 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен үткәрелә.",
  "title": "ТАТАРСТАНДА «ТДИ ҺӘМ БДИНЫ ӘТИ-ӘНИЛӘР БЕЛӘН БЕРГӘ ТАПШЫРАБЫЗ» АКЦИЯСЕ УЗДЫРЫЛА"
}