External Publication
Visit Post

KazanForum агросәнәгать комплексы җитештерүчеләрен һәм чит ил партнерларын берләштерде

Главная [Unofficial] May 23, 2026
Source
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2026» XVII Халыкара икътисад форумында «Россиядә эшләнгән» сессиясе кысаларында Россиянең 9 төбәгеннән 80нән артык агросәнәгать комплексы җитештерүчесе 21 чит ил компаниясе белән сөйләшүләр уздырды. 500дән артык бизнес-очрашу һәм нетворкинг‑сессияләр оешмаларның экспорт потенциалын ныгытты. Бу «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә булыша, дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...