{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreid4azx6t2wp5inyqaqargj4ulwyucvtpg6stpiu7h3vwg5qgh2x5i",
"uri": "at://did:plc:jstydugbhi2qyz36nym7isig/app.bsky.feed.post/3mpdr7h4by762"
},
"coverImage": {
"$type": "blob",
"ref": {
"$link": "bafkreiebksuwklo7wfcky2ssaxpj6ednzzpzmypeugwqn6t4pyyft3363y"
},
"mimeType": "image/png",
"size": 582628
},
"path": "/news/rayon-yaalyklary/ura-avylga-proekty-turynda",
"publishedAt": "2026-06-28T07:54:00.000Z",
"site": "https://tulachi.ru",
"tags": [
"Район яңалыклары"
],
"textContent": "Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе (рәисе - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов) һәм “Движение первых - Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге (җитәкчесе - Тимур Сөләймәнов) ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Әлеге лагерьлар авыл җирлекләрендә оештырыла торган бер атналык бушлай лагерьлар. Барлыгы өч мең бала атааналарының туган авыллары мохитенә чумачак. 15 районда 45 авыл җирлеге һәр сменада 100 баланы каршы алачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге лагерьлар 2024 елда - биш, узган ел - ун гына районда оештырылган иде.",
"title": "«Ура, авылга!» проекты турында"
}