{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreif7f37z4pw7tnipfamkgycvlsm6vc6etlefd6pxtfchmmcyt3a3ya",
"uri": "at://did:plc:jstydugbhi2qyz36nym7isig/app.bsky.feed.post/3mhh723j5m6a2"
},
"coverImage": {
"$type": "blob",
"ref": {
"$link": "bafkreie4a2l2uzhopecuvt7l53wyjb4qbgukumh3nwldulfaai25d3fhkm"
},
"mimeType": "image/png",
"size": 591565
},
"path": "/news/rayon-yaalyklary/tatarstan-respublikasy-buenca-social-fond-bulege-2025-elda-ana-kapitalyna-19-mennan-artyk-sertifikat",
"publishedAt": "2026-03-19T07:29:00.000Z",
"site": "https://tulachi.ru",
"tags": [
"Район яңалыклары"
],
"textContent": "Ана капиталына сертификат рәсмиләштерү цифрлы форматта гамәлгә ашырыла. Гражданлык хәле акты системасына бала туу турында мәгълүмат кергәннән соң, сертификат рәсмиләштерү процессы башлана. Әлеге мәгълүматлар автомат режимда Россия Социаль фондына тапшырыла, анда эшкәртү уза, шуннан соң әзер сертификат ата-ананың «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Кагыйдә буларак, капиталга хокук баланың әнисенә рәсмиләштерелә, әмма аның ЕСИАда расланган исәп язмасы (идентификациянең һәм аутентификациянең бердәм системасы) булуы мәҗбүри шарт булып тора.",
"title": "Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 2025 елда ана капиталына 19 меңнән артык сертификатны проактив вариантта рәсмиләштерде"
}