External Publication
Visit Post

Татарстан халкына пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәрттеләр

Главная [Unofficial] February 23, 2026
Source
Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы игълан ителгән икән, үз гомереңне саклау һәм якыннарыңны коткарып калу өчен мөһим адымнар ясарга кирәк. Әгәр һөҗүм вакытында бинада булсагыз, аскы катларга – подвалга яки паркингка төшәргә кирәк, лифт кулланырга ярамый. Шулай ук якындагы бинада яки җир асты кичүендә яшеренү урыны эзләргә була. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...