{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreifinaf4wroponfk3xmfzwhjxwsorkbjdgo6ll4hu4wgqkvlufyeoe",
    "uri": "at://did:plc:jstydugbhi2qyz36nym7isig/app.bsky.feed.post/3mfdouiycylg2"
  },
  "coverImage": {
    "$type": "blob",
    "ref": {
      "$link": "bafkreiaox4hk2xtp5i3tegowian5tzojthwqsxmtzipip4x2h3ei6o4n6y"
    },
    "mimeType": "image/png",
    "size": 584921
  },
  "path": "/news/v-respublike/maxsus-xarbi-operaciiada-katnasucylarga-haikal-kuelacak",
  "publishedAt": "2026-02-20T12:44:00.000Z",
  "site": "https://tulachi.ru",
  "tags": [
    "В республике"
  ],
  "textContent": "Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысасында республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәйкәл булдырылачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов оештыру комитетларының Ватанны саклаучылар елы төгәлләнүгә һәм быелгы тематик елга багышланган утырышында белдерде.",
  "title": "Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәйкәл куелачак"
}