{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreih5mb5bhlw7ripab6dobcnwayuuieyrvmnstvnz6hbc5ghmbwl3gm",
"uri": "at://did:plc:jdovexsxwsr4ikz6kpn4llqo/app.bsky.feed.post/3moftrhxlhus2"
},
"coverImage": {
"$type": "blob",
"ref": {
"$link": "bafkreiej7s3ubspdzfdeyqpjp3a7wskj2y26jn2x3yl4e2vwfjmxeoblvq"
},
"mimeType": "image/png",
"size": 587791
},
"path": "/news/xeberler/kazanda-xi-xalykara-nauruz-teatral-belem-biru-festival-forumy-start-aldy",
"publishedAt": "2026-06-15T12:00:00.000Z",
"site": "https://sahne.ru",
"tags": [
"Хәбәрләр"
],
"textContent": "Унберенче тапкыр үткәрелүче “Нәүрүз” театраль белем бирү фестиваль-форумы төрле театр әһелләрен бер казанда “кайната”. Бу көннәрдә “Актерлык осталыгы”, “Актерлык осталыгы: сәхнә теле”, “Актерлык осталыгы: пластика”, “Режиссёр мастер-классы”, “Курчак театры”, “Сценография”, “Театр сәнгате өлкәсендә менеджмент, PR-технологияләр һәм законнар”, “Театрның сәнгать һәм куелыш бүлеге эше”, “Театраль тәнкыйть һәм театрның әдәби бүлеге эше” юнәлешләре буенча белем алу, тәҗрибә уртаклашу күздә тотыла. Фестиваль-форумның төп кунагы – Малайзиянең Милли сәнгать, мәдәният һәм мирас академиясе. ASWARA Традицион башкару сәнгате үзәге.",
"title": "Казанда XI Халыкара “Нәүрүз” театраль белем бирү фестиваль-форумы старт алды!"
}