{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreifbprvmmnp36lh3fnve4rgqp3dq7z3sai5tk4dpte2icbfj3pc3p4",
    "uri": "at://did:plc:jdovexsxwsr4ikz6kpn4llqo/app.bsky.feed.post/3mmtyd5wwhff2"
  },
  "coverImage": {
    "$type": "blob",
    "ref": {
      "$link": "bafkreibwpbeuh5qbwggyr5p3xwp26y2bcph5eytsdhx7tz4gmwbab55poe"
    },
    "mimeType": "image/png",
    "size": 581961
  },
  "path": "/news/xeberler/saiiar-inucelare-bilgele",
  "publishedAt": "2026-05-26T13:12:00.000Z",
  "site": "https://sahne.ru",
  "tags": [
    "Хәбәрләр"
  ],
  "textContent": "Казанда «Сәйяр» XIII Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә үткәрелә. Фестивальне оештыруда катнашучылар арасында «Сәхнә» журналы редакциясе дә бар. Быел журналыбызның махсус бүләгенә Арча районы «Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе» лаек булды.",
  "title": "«Сәйяр» җиңүчеләре билгеле!"
}