{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreiakeyut3vwy4drgpubeqjsyxchng52rveslwzppce5rysd6fnqcl4",
"uri": "at://did:plc:jdovexsxwsr4ikz6kpn4llqo/app.bsky.feed.post/3mh4vpvnbdgb2"
},
"coverImage": {
"$type": "blob",
"ref": {
"$link": "bafkreiclflmogt4jp45evpkqfk47dzr3zck7pddxv7ox6lhrigjvsmfuke"
},
"mimeType": "image/png",
"size": 583997
},
"path": "/news/xeberler/min-ambicioz-kese-tugel-golnaz-gafurova-belan-angama",
"publishedAt": "2026-03-15T15:00:00.000Z",
"site": "https://sahne.ru",
"tags": [
"Хәбәрләр"
],
"textContent": "“Син безнең Мәйсәрә!” – ди аңа легендар Камал театры директоры Шамил Закиров. Мәдәният институтына Фәрит Бикчәнтәев төркеменә укырга кергән япь-яшь кыз бала – Гөлназ өчен моннан да югарырак бәя, моннан да нык канатлар була аламы соң? Мәйсәрә... Ятимә кыз Мәйсәрә һәм шахтер егет Булатның мәхәббәт драмасы ничә буынны берләштергән икән дә, ничә күңелләрне иңрәтеп, йөрәкләрне елаткан икән соң. Кәрим Тинчуринның әлеге мелодрамасы нинди генә театрларда сәхнәгә менми калды икән? Кайсы гына артистның “Зәңгәр шәл”дә төп рольне уйныйсы килми ди? Ә монда – син әле театр дөньясына менә-менә генә аяк атларга керешкән студент, ә сиңа шундый ышаныч белдерсеннәр!",
"title": "“Мин амбициоз кеше түгел”. Гөлназ Гафурова белән әңгәмә"
}