“Кара бетте!”. Буа дәүләт драма театрында “Каюм беренче” документаль-спектакле премьерасы узды
Журнал «СӘХНӘ» [Unofficial]
February 17, 2026
Узган ел күренекле татар мәгърифәтчесе, галим-энциклопедист, мөгаллим Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан зур масштаблы чаралар күзгә күренмәде, дисәм ялгышмам. Ни кызганыч, югарыда йомшак кәнәфиләрдә утыручы күпләр бу датаны күрми-белми калды сыман. Шөкер, бөекләребезне искә алучы, аларның истәлеген мәңгеләштерергә тырышучыларыбыз да бар. 12 февраль Буа дәүләт драма театрында “Каюм беренче” документаль-спектакле премьерасы узды. Спектакль 1 сәгать 10 минут бара, яшь чикләве 12+.
Discussion in the ATmosphere