{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreiaxp2uncdk6wn6xvc3cnislra6q7ravoeggrxsnyblxz3n3wvxmje",
"uri": "at://did:plc:etuc6kzgbsq23nrubs2nyjph/app.bsky.feed.post/3mmjdtrsar4m2"
},
"path": "/news/sogy-khbrlr/kazanforum-agrosanagat-kompleksy-itesterucelaren-ham-cit-il-partnerlaryn-berlasterde",
"publishedAt": "2026-05-23T08:56:00.000Z",
"site": "https://atnya-rt.ru",
"tags": [
"Соңгы хәбәрләр"
],
"textContent": "Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2026» XVII Халыкара икътисад форумында «Россиядә эшләнгән» сессиясе кысаларында Россиянең 9 төбәгеннән 80нән артык агросәнәгать комплексы җитештерүчесе 21 чит ил компаниясе белән сөйләшүләр уздырды. 500дән артык бизнес-очрашу һәм нетворкинг‑сессияләр оешмаларның экспорт потенциалын ныгытты. Бу «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә булыша, дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.",
"title": "KazanForum агросәнәгать комплексы җитештерүчеләрен һәм чит ил партнерларын берләштерде"
}