{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreib7hy77pf5rh7yqknstsoiyjhwpmotamtflovcomkyr6h7xybtyz4",
    "uri": "at://did:plc:e4rpy7jgzsdbmjmlphtaa4oh/app.bsky.feed.post/3mp7k26lhef32"
  },
  "path": "/news/news/durt-marsrut-durt-torkem-ocen-maxsus-programma",
  "publishedAt": "2026-06-26T12:06:00.000Z",
  "site": "https://magarif-uku.ru",
  "tags": [
    "Журнал язмалары"
  ],
  "textContent": "2026 елның 24 июнендә Татарстанның төрле районнарыннан килгән мәгариф хезмәткәре – методистлар, мәктәп һәм балалар бакчасы җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, ассоциация вәкилләре – Арча җиренә милли мәгарифнең бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу өчен җыелды. Август конференциясе секция утырышының төп темасы – «Милли мәгариф: традицион кыйммәтләр һәм заманча технологияләр» – бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләренең берсенә багышланды.",
  "title": "Дүрт маршрут – дүрт төркем өчен махсус программа"
}