{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreiang3jsmkxvria3welqfi4bi5bytlzm6daqw2fcesgw3t3esqwzwu",
    "uri": "at://did:plc:e4rpy7jgzsdbmjmlphtaa4oh/app.bsky.feed.post/3mozujvtzfbn2"
  },
  "path": "/news/news/har-bizage-iazmys",
  "publishedAt": "2026-06-24T10:43:00.000Z",
  "site": "https://magarif-uku.ru",
  "tags": [
    "Журнал язмалары"
  ],
  "textContent": "Казан шәһәренең Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда өр-яңа проектка алынганнар: татар намазлыкларын барлыйлар. Милли ядкәр генә түгел, гаилә тарихлары, язмышлар да барлана. Шул уңайдан музей белән берлектә журнал битләрендә яңа сәхифә ачып җибәрдек. Күргәзмәгә тупланган намазлыклар белән укучыларыбызны да таныштырып барачакбыз.",
  "title": "Һәр бизәге – язмыш"
}