{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreibpmjclgrjxh5jkf4lezfeteblppbetspsh63dmvo6lr36ekxphzu",
"uri": "at://did:plc:e4rpy7jgzsdbmjmlphtaa4oh/app.bsky.feed.post/3mlqewznpcsz2"
},
"path": "/news/news/kyrlaida-tukai-ukulary-1778670517",
"publishedAt": "2026-05-13T10:38:00.000Z",
"site": "https://magarif-uku.ru",
"tags": [
"Журнал язмалары"
],
"textContent": "Милләт җанлы һәр татар күңеле өчен Яз һәм Тукай сүзләре гел янәшә йөри. Милләтебезнең йөз аклыгы булган бөек шәхесебез – Габдулла Тукай туган көнне Татарстан һәм дөньяның төрле кыйтгаларына сибелеп яшәгән татар халкы Туган тел көне, Шигърият бәйрәме буларак зурлап билгеләп үтә. Бу көннәрдә бөек шагыйребезнең туган ягы – Арча төбәге аеруча гөрли. Менә быел да Яңа Кырлай авылы республикабызның төрле почмакларыннан килгән кунакларны кабул итте. Биредә ел саен «Без – Тукайлы халык» дип исемләнгән республикакүләм Габдулла Тукай укулары үтә.",
"title": "Кырлайда Тукай укулары"
}