{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreiftdhxzvtjd6rgld3vwpaj7k4tt2ncixem5zu475s2c652xtyhpwy",
"uri": "at://did:plc:e4rpy7jgzsdbmjmlphtaa4oh/app.bsky.feed.post/3mkm6nxp62g42"
},
"path": "/news/don_it_miss_it/talpan-tesli-baslady",
"publishedAt": "2026-04-27T13:02:00.000Z",
"site": "https://magarif-uku.ru",
"tags": [
"Ишетми калмагыз"
],
"textContent": "Быел Татарстанда талпан кадалу очраклары узган ел белән чагыштырганда 3,5 тапкырга кимрәк, дип белдерде апрель аенда Татарстанда санитар-эпидемиологик хәл турында матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Аның сүзләренчә, агымдагы елның 26 апреленә талпан кадалу сәбәпле медицина оешмаларына мөрәҗәгать иткән татарстанлылар саны ‒ 437, узган ел исә әлеге вакытка шундый 1548 очрак теркәлгән булган.",
"title": "Талпан һөҗүме"
}