{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreigbrpt276jbwuxuxq4qywucccyn4c43zux42j5funhni7wpjsfmli",
    "uri": "at://did:plc:e4rpy7jgzsdbmjmlphtaa4oh/app.bsky.feed.post/3mkaeknkbwt72"
  },
  "path": "/news/news/baskala-tatarca-soilasa",
  "publishedAt": "2026-04-24T10:36:00.000Z",
  "site": "https://magarif-uku.ru",
  "tags": [
    "Журнал язмалары"
  ],
  "textContent": "Мәскәүдәге Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы этномәдәни татар компонентлы белем бирү мәктәбе – Россия башкаласында татар телен өйрәнергә мөмкин булган бердәнбер белем йорты. Туган телебезне саклап калу һәм үстерүдә әлеге мәктәптә 10 елдан артык эшләп килгән КФУның Каюм Насыйри институты мәгариф-мәдәни үзәге дә зур өлеш кертә. Биредә түләүсез курслар, мәдәни чаралар, татар җәмәгатьчелеге һәм яшьләре белән очрашулар үткәрелә. Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, башкаладагы татар милли-мәдәни автономиясе белән дә актив эшчәнлек алып барыла.",
  "title": "Башкала татарча сөйләшә"
}