{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreigwhujnyrh62czb3g3eyylenj362hqxdh2jg4bui77d7az4udoneu",
"uri": "at://did:plc:e4rpy7jgzsdbmjmlphtaa4oh/app.bsky.feed.post/3mfp36e3egdp2"
},
"path": "/news/headlines/ellar-asa-farit-moxammatsin-179-ncy-gimnaziiada-parlament-daresenda-katnasty",
"publishedAt": "2026-02-24T13:26:00.000Z",
"site": "https://magarif-uku.ru",
"tags": [
"Онлайн хәбәрләр"
],
"textContent": "Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яңа Савин районының 179 нчы гимназиясендә узган парламент дәресендә кунакта булды. «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» дип аталган парламент дәресе Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана, ул 16 февральдән 28 февральгә кадәр республиканың барлык мәктәпләрендә һәм махсус урта уку йортларында уздырыла.",
"title": "Еллар аша. Фәрит Мөхәммәтшин 179 нчы гимназиядә парламент дәресендә катнашты"
}