{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreigy7px3bo6fy6eyiv3starpvbqzttqs2hmhnkt33geeiwmp5aooiq",
"uri": "at://did:plc:e4rpy7jgzsdbmjmlphtaa4oh/app.bsky.feed.post/3mflxqwtfvm42"
},
"path": "/news/news/balansly-tuklanu-mohim",
"publishedAt": "2026-02-23T03:40:00.000Z",
"site": "https://magarif-uku.ru",
"tags": [
"Журнал язмалары"
],
"textContent": "‒ Уразада баланслы туклануга аеруча игътибар бирергә кирәк. Бигрәк тә балалар белән бергәләп ураза тотканда, табында углеводлар, аксым, файдалы майлар, клетчатка булса яхшы. Болар: ярма, җиләк-җимеш, йогырт, тулы бөртекле икмәк, йомырка, кош ите, балык, эремчек, терлек ите, кызыл балык, чикләвек, үсемлек майлары, яшелчә, көрпә. Сәхәр һәм ифтар өчен өстәлдә шушы ризыкларны алыштырып торырга була. Әмма олылар өчен дә, балалар өчен дә иң мөһиме ул – су режимы. Организмга бер килограммга 30 миллилитр исәбендә чиста су керергә тиеш. Әмма бу авыз ачу вакыты җиткәндә йотлыгып сыеклык эчү дигән сүз түгел. Суны фәкать аз-азлап эчәргә кирәк, юкса бөерләр зур күләмдәге суны эшкәртеп чыгара алмаячак.",
"title": "«Баланслы туклану мөһим»"
}