{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreibqyfggbvikeph2a6hvbuqqacoq4nf3ytu5qatmsfeeckaptvdqxe",
    "uri": "at://did:plc:cgkfpmdnqxb4jypltpx236a5/app.bsky.feed.post/3mmpo7mgwsa72"
  },
  "path": "/news/yashelznrayonytuganavylym/bisna-maktabenda-songy-kyngyrau-iangyrady",
  "publishedAt": "2026-05-25T11:30:00.000Z",
  "site": "https://yashel-uzan.ru",
  "tags": [
    "яшелүзәнрайонытуганавылым"
  ],
  "textContent": "Соңгы кыңгырау — ул мәктәпне тәмамлап, зур тормышка юл алган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да икәнен кисәтеп килә сыман. Бу көн укучылар өчен дә, ата-аналар өчен дә, укытучылар өчен дә тирән мәгънәгә ия. Әлеге кыңгырау тавышы аларның мәктәп белән саубуллашу авазы. Шул ук вакытта бу — яңа тормыш баскычына күтәрелүнең тантаналы сигналы.",
  "title": "Бишнә мәктәбендә соңгы кыңгырау яңгырады"
}