{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreib4o7bfstuklbmptgheuomyaykqlj3ffnnhy5twtqbjljplzszpxi",
    "uri": "at://did:plc:cgkfpmdnqxb4jypltpx236a5/app.bsky.feed.post/3mkxbth7nnni2"
  },
  "path": "/news/iat/ani-belan-niga-berkaican-duslar-bula-almadyk-tormystan",
  "publishedAt": "2026-05-03T12:20:00.000Z",
  "site": "https://yashel-uzan.ru",
  "tags": [
    "Иҗат"
  ],
  "textContent": "Бергә укыган, бергә эшләгән кызлар белән бер-береңә кунакка кайту бар иде безнең заманда. Мин училищеда укыганда Кукмара кызы белән бер бүлмәдә тордым. Ике ай укуга аны үзебезгә кунакка алып кайттым. Безгә кайтып килгәннән соң ул миңа ничектер кыенсынып, әйтимме-юкмы икән дигән кебек кенә: – Әниең белән сез якын түгел бугай, әйеме. Нигәдер шулай тоелды... – дигән иде.  Без әни белән, чыннан да, беркайчан да артык якын булмадык. Ә бер хәлдән соң аралар бөтенләй суынды...",
  "title": "Әни белән нигә беркайчан дуслар була алмадык... (язмыш)"
}