{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreihytyold6r3t4wzv7ww2v4l7zwibqvpwel6d7h5uoi5vjsp3uicv4",
    "uri": "at://did:plc:cgkfpmdnqxb4jypltpx236a5/app.bsky.feed.post/3mkcqw2bt76x2"
  },
  "path": "/news/iman-nuryi/iaulyk-iabynmau-zur-gonahmy-kienu-adaplare-turynda",
  "publishedAt": "2026-04-24T15:10:00.000Z",
  "site": "https://yashel-uzan.ru",
  "tags": [
    "Иман нуры"
  ],
  "textContent": "Коръәндәге «Әгъраф» сүрәсенең 26нчы аятендә: “Ий Адәм балалары! Без сезгә киемнәр яраттык, ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар, янә мал яраттык һәм дә тәкъвалык киемен бирдек, ул тәкъвалык – саклану киеме хәерледер, ошбу зекер ителгән нәрсәләр Аллаһы Тәгаләнең галәмәтләре, шаять кешеләр вәгазьләнерләр”, – диелә. Диндә киенүгә кагылышлы тагын нинди шартлар бар? Мөселман кешесе нинди төстәге киемгә өстенлек бирергә тиеш? Әмәт бистәсе мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән ислам динендә киенү әдәпләре турында сөйләштек.",
  "title": "Яулык ябынмау зур гөнаһмы? (Киенү әдәпләре турында)"
}