{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreihgvscdmzexbfzvmlz7rbd3ca2ynvz5per27nmwso427ge462l6wa",
    "uri": "at://did:plc:aqtlkispafmdypc34wvokym3/app.bsky.feed.post/3moh7g63tjhf2"
  },
  "coverImage": {
    "$type": "blob",
    "ref": {
      "$link": "bafkreigdrxr5zxoujtojvdciyd7mujvwta57vzmdlz6hvpoukzyiikeyu4"
    },
    "mimeType": "image/png",
    "size": 585284
  },
  "path": "/news/rayon-yaalyklary/tatarstannyn-120-pedagogy-iasalma-fahem-serlaren-uzlastera",
  "publishedAt": "2026-06-16T09:33:00.000Z",
  "site": "https://arskmedia.ru",
  "tags": [
    "Арча яңалыклары"
  ],
  "textContent": "Казанда республика көллиятләре укытучылары өчен ясалма фәһем буенча махсус курслар старт алды. Сыйныфтан тыш шөгыльләр алып бару методикасын үзләштерергә 120 педагог җыелды. Аларга предприятиеләр ихтыяҗлары өчен цифрлы ярдәмчеләр – тармак ясалма фәһем-агентлары төзергә өйрәтәчәкләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгыннан хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» МА.",
  "title": "Татарстанның 120 педагогы ясалма фәһем серләрен үзләштерә"
}