{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreifel7qortrzkb4j2jbw67ezmqt36ff6w3m4svjekxy4s7qmfhxpau",
    "uri": "at://did:plc:7ruc74fuslmgbm3cprgyh3dk/app.bsky.feed.post/3mhfgrukjd7m2"
  },
  "path": "/news/bu-kyzykly/gazeta-beznen-cirmesan-nas-ceremsan-95-iubileen-utkara",
  "publishedAt": "2026-03-19T06:30:00.000Z",
  "site": "https://nashcheremshan.ru",
  "tags": [
    "Бу кызыклы"
  ],
  "textContent": "“Безнең Чирмешән” – “Наш Черемшан”  (1994 ел февраленә кадәр “Ленин юлында» – “По ленинскому пути”) район газетасының тарихы районыбыз язмышы белән аерылгысыз бәйләнгән. Газетаның юлы җиңел генә булмаган — аның сәхифәләрендә җәмгыятебезнең күмәкләштерүдән алып бүгенге көнгәчә үсеш баскычлары – һәммәсе дә көзгедәге кебек чагылыш тапкан.",
  "title": "“Безнең Чирмешән” район газетасы 95 юбилеен билгели"
}