{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreih2pai4si6czn4nk764xwvu6noxbjrvw5b6vks7w3fz7jhuehkppq",
    "uri": "at://did:plc:7gxtr7ldc5muwblb7lvrlrke/app.bsky.feed.post/3mmb7wqldsh72"
  },
  "coverImage": {
    "$type": "blob",
    "ref": {
      "$link": "bafkreigvey7au6oexgsvfidgogu7ximbryxectm5ixcr4a6f27hqvqrqwq"
    },
    "mimeType": "image/jpeg",
    "size": 68646
  },
  "path": "/2026/05/blog-post_721.html",
  "publishedAt": "2026-05-19T10:36:04.158Z",
  "site": "https://tatar-toz.blogspot.com",
  "tags": [
    "чыкты",
    "эш ачылды",
    "@azatliqradiosi"
  ],
  "textContent": "****\n\n****\n\n**\nҮзен “Сөргендәге Татарстан хөкүмәте” башлыгы дип танытучы, күптән түгел Британия ватандашлыгы алган милләтпәрвәр Рәфис Кашапов Татарстанны Русия тарафыннан вакытлыча оккупацияләнгән җир дип тануны сорый.**\n\nУл халыкара җәмәгатьчелеккә, хокук яклау оешмаларына мөрәҗәгать итә.\n\nӘлеге мөрәҗәгать “Бәйсез Татарстан хөкүмәте” Телеграм-каналында чыкты.\n\nКашапов үз мөрәҗәгатендә Татарстан — татар халкының тарихи җире, һәм ул БМО Уставы нигезендә үзбилгеләнү хокукына ия дип әйтә.\n\n“Әмма дистәләрчә ел дәвамында Мәскәү Татарстанның суверенитет калдыкларын системлы рәвештә юк итә, милли үзенчәлекне бастыра, татар телен куллануны чикли, активистларны эзәрлекли һәм демократик институтларны бетерә”, ди ул.\n\nКашапов белдерүенчә, Русия хакимияте мәгариф системын мәҗбүри урыслаштыра, милли хәрәкәт вәкилләре һәм бәйсез журналистларны эзәрлекли, халык каршы булуга карамастан агрессив сугышларда катнашу өчен республика халкын мобилизацияли.\n\nУл халыкара җәмәгатьчелектән “Милли хәрәкәт вәкилләренә сәяси һәм хокукый ярдәм күрсәтергә”, «Русия контроле астындагы халыкларны деколонизацияләү өчен халыкара платформа булдыруны хупларга», шулай ук «Татарстан азатлыгы юлында көрәшкәнгә эзәрлекләнгән барлык сәяси тоткыннарны азат итүгә ирешергә» чакыра.\n\n▪️2023 елның гыйнварында Кашаповны \"ят агент\" дип тамгаладылар.\n▪️2024 елның апрелендә Кашаповка каршы\"терроризмны аклау\" турында эш ачылды. Моңа аның \"Алабуга\" икътисади зонасына булган һөҗүм турындагы бер интервьюсы сәбәп булган.\n\n@azatliqradiosi\n\n\nhttps://tatar-toz.blogspot.com/2026/05/blog-post_721.html",
  "title": "Үзен “Сөргендәге Татарстан хөкүмәте” башлыгы дип танытучы, күптән түгел Британия ватандашлыгы алган милләтпәрвәр Рәфис Кашапов Татарстанны Русия тарафыннан вакытлыча оккупацияләнгән җир дип тануны сорый.",
  "updatedAt": "2026-05-19T10:36:54.713Z"
}