Яңа Богадыда МХО каһарманы Айназ Арсланов истәлегенә мемориаль такта ачылды
Главная [Unofficial]
July 1, 2026
Бүген Яңа Богады авылында тирән мәгънәле һәм дулкынландыргыч чара узды: махсус хәрби операциягә беренчеләрдән булып алынган һәм Ватан алдындагы хәрби бурычын ахыргача намус белән үтәгән каһарман ир-егет Айназ Арсланов истәлегенә туып-үскән, яшәгән йортының фасадына мемориаль такта урнаштырылды. Аның исемен мәңгеләштерүгә багышланган бу истәлекле тантанада авыл халкы, район җитәкчелеге, районыбызның барлык сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмалары вәкилләре, яшьләр һәм волонтерлар катнашты.
Discussion in the ATmosphere