{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreihz7lk2dsxngvo4iucw66seytiruoetl3lad4yqnrzyovedpoznfm",
    "uri": "at://did:plc:7576busagenx6j7cfmh6p3cj/app.bsky.feed.post/3mpiv6qujls52"
  },
  "coverImage": {
    "$type": "blob",
    "ref": {
      "$link": "bafkreienv3cfjlvdslqa5p5ajatzd7xxn4jppcgznudpk5m5dosejlxbqe"
    },
    "mimeType": "image/png",
    "size": 659032
  },
  "path": "/news/zdravookhranenie/aktanysta-ak-cacaklar-konkursynyn-inucelare-acyklandy-professiiaga-tugrylyk-nominaciiasenda-golnaz-f",
  "publishedAt": "2026-06-30T11:03:00.000Z",
  "site": "https://aktanysh-rt.ru",
  "tags": [
    "Сәламәтлек сагында"
  ],
  "textContent": "Актаныш муниципаль районында халык сәламәтлеге сагында торучы ак халатлы фәрештәләрне олылау, аларның фидакарь хезмәтен җәмгыятьтә тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрү максатыннан оештырылган «Ак чәчәкләр» конкурсы үзенең җиңүчеләрен билгеләде. Районыбызда әлеге мәртәбәле бәйге быел алтынчы ел рәттән үзәк хастаханәнең баш табибы Айдар Рәфкать улы Хәевның күркәм идеясе һәм башлангычы белән, шулай ук Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Рафак улы Зариповның зур ярдәме нәтиҗәсендә югары дәрәҗәдә, тантаналы төстә оештырылды.",
  "title": "Актанышта «Ак чәчәкләр» конкурсының җиңүчеләре ачыкланды: «Профессиягә тугрылык» номинациясендә Гөлназ Фәйзуллина җиңде"
}