{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreie76vvb2zxsrv4fjmlo6gl2bog3eozgo2qj4ixydz4dquvyvkb2ra",
"uri": "at://did:plc:7576busagenx6j7cfmh6p3cj/app.bsky.feed.post/3mojkcq6gwie2"
},
"coverImage": {
"$type": "blob",
"ref": {
"$link": "bafkreiab46fovgjy7k547z2megxrgktuk2z2zyst4cweqw6fr547btldsi"
},
"mimeType": "image/png",
"size": 652422
},
"path": "/news/beznen-magarif/vatanga-xezmat-itam-xasan-zamanov-isemendage-kadet-maktabe-respublikada-synatmady",
"publishedAt": "2026-06-17T12:52:00.000Z",
"site": "https://aktanysh-rt.ru",
"tags": [
"Безнең мәгариф"
],
"textContent": "Актаныш районының олимпиадаларда җиңүче яшь зыялыларын һәм аларның остазларын хөрмәтләү тантанасында кадет мәктәбе укучыларының казанышлары аерым урын алып торды. Кадет мәктәпләре арасында уздырылган “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” республика олимпиадасында Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәп-интернаты коллективы чираттагы тапкыр югары дәрәҗәдә уңышлы чыгыш ясап, район данын зурлады.",
"title": "«Ватанга хезмәт итәм!»: Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәбе республикада сынатмады"
}