{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreiefdbxlktzjiwx5k3smdf5wrvmheka26uys4usmsr3xm536ud4f5a",
"uri": "at://did:plc:7576busagenx6j7cfmh6p3cj/app.bsky.feed.post/3mnusltarobf2"
},
"coverImage": {
"$type": "blob",
"ref": {
"$link": "bafkreianp4qcu3xumndsbvdxudpucdxayhfycm3pfurgfnc7hxm4njocku"
},
"mimeType": "image/png",
"size": 649327
},
"path": "/news/kyrlardan-xabarlar/anak-agrofirmasy-basularynda-texnika-ham-tyrys-xezmat-berga",
"publishedAt": "2026-06-09T07:53:00.000Z",
"site": "https://aktanysh-rt.ru",
"tags": [
"Кырлардан хәбәрләр"
],
"textContent": "Бүген районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү эшләре тулы куәткә бара. Аеруча «Әнәк» агрофирмасының «Татарстан» бүлекчәсендә бу юнәлештәге эшләр югары дәрәҗәдә оештырылган. Биредә механизаторлар да, заманча техникалар да җитәрлек, шуңа күрә эш барышында өзеклекләр күзәтелми. Көннәр аяз, кояшлы торганда, яшел массаның сыйфатын югалтмыйча җыеп алу өчен барлык шартлар да тудырылган.",
"title": "«Әнәк» агрофирмасы басуларында: техника һәм тырыш хезмәт бергә"
}