{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreihr7enwdkwbbmrxpkt5hzq5nxufghm5k6wp5skjxgnuc2wto7takm",
"uri": "at://did:plc:7576busagenx6j7cfmh6p3cj/app.bsky.feed.post/3mmebopxstq42"
},
"coverImage": {
"$type": "blob",
"ref": {
"$link": "bafkreifig37g6l5gmzgip5ad5udlqjpqniydnonda2bwt6mcamkqpvoada"
},
"mimeType": "image/png",
"size": 650705
},
"path": "/news/avyl-khualygy-sulyshy/minzalada-uzgan-respublika-zona-kinasmasenda-raiondasybyzny-xormatladelar",
"publishedAt": "2026-05-21T10:44:00.000Z",
"site": "https://aktanysh-rt.ru",
"tags": [
"Авыл хуҗалыгы сулышы"
],
"textContent": "Бүген Минзәләдә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга багышланган республика зона семинар-киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмә кысаларында бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче авыл хуҗалыгы оешмаларын һәм шәхси хуҗалык җитәкчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында райондашыбыз, Чөгәнә авылыннан Ләйлә Арсланова да булу безнең өчен аеруча сөенечле вакыйга.",
"title": "Минзәләдә узган республика зона киңәшмәсендә райондашыбызны хөрмәтләделәр"
}