{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreig547ac3bhuisrzsiy5nveyua4qvjxvifzyztwtz5vvvvsjjsngoe",
"uri": "at://did:plc:7576busagenx6j7cfmh6p3cj/app.bsky.feed.post/3mlnhy7uyj3i2"
},
"coverImage": {
"$type": "blob",
"ref": {
"$link": "bafkreigzurnvmczmylsefh76uutptmp2zn3eillncnbea6mot3gvuxuspa"
},
"mimeType": "image/png",
"size": 645613
},
"path": "/news/sport/iubilei-turniry-aktanysta-saxmat-bairame",
"publishedAt": "2026-05-12T07:52:00.000Z",
"site": "https://aktanysh-rt.ru",
"tags": [
"Спорт хәбәрләре"
],
"textContent": "Актаныш районы быел аеруча күркәм вакыйгага шаһит булды — 30 нчы тапкыр район башлыгы призына шахмат турниры уздырылды. Әлеге абруйлы ярыш 1996 елда старт алган иде, һәм менә быел ул үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте. Әлеге турнирга нигез 30 ел элек якташыбыз, ул чорда район җитәкчесе булган Илшат Фәрдиев тарафыннан салынган иде. Бүген дә шул еллардан сакланып килгән кубок — ярышның төп бүләкләренең берсе булып кала.",
"title": "Юбилей турниры: Актанышта шахмат бәйрәме"
}