{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreiguwvel6vhwhg3mjecynavynr6fy2datjyjvdnnrtyskkktent75q",
    "uri": "at://did:plc:7576busagenx6j7cfmh6p3cj/app.bsky.feed.post/3mld2bnc6qhm2"
  },
  "coverImage": {
    "$type": "blob",
    "ref": {
      "$link": "bafkreidfxow2d5iavhuwr3wc67hlmy7fqugu3ustkznagb3y7fsyyz6b4y"
    },
    "mimeType": "image/png",
    "size": 647095
  },
  "path": "/news/beznen-geroilar-1734328064/aldyngylar-xarakate-ukucylary-veteranda-kunakta",
  "publishedAt": "2026-05-08T04:29:00.000Z",
  "site": "https://aktanysh-rt.ru",
  "tags": [
    "БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР"
  ],
  "textContent": "Бүген Югары Яхшый мәктәбенең “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил абыйның хәлен белергә,истәлекләре белән янәдән уртаклашырга бардылар. Ветеран балаларга сугыш авырлыклары турында, сугыштан соңгы еллардагы тынгысыз  хезмәт турында сөйләде. Тәфкил абый балаларга киңәшләрен бирде, һәр туган таңның кадерен белергә , тәртипле булырга кушты.Укучылар аның һәр сүзен тын да алмыйча тыңладылар.",
  "title": "“Алдынгылар хәрәкәте” укучылары – ветеранда кунакта"
}