Бөек Җиңүгә рәхмәт!
Главная [Unofficial]
May 7, 2026
Җиңү көне якынлашкан саен, күңелләрдә дулкынлану, Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларына каршы батырларча көрәшкән ата-бабаларыбыз белән горурлану, аларга рәхмәт хисләре тагы да көчәя. Шушы халәтне райондашларыбыз белән уртаклашып, ЮИД отрядлары укучылары «Георгий тасмасы» акциясе үткәрде. Алар Юл куркынычсызлыгы ДБУның Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм «БлагоДарение» хәйрия фонды волонтёрлары, җитәкчесе Ләйсән Ибраһимова белән бергә бүген Актаныш урамнарындагы авылдашларыбызны Бөек Җиңү көне белән котладылар.
Discussion in the ATmosphere