{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreihjra3shbhn22zvy54ogichyz4mw4dpps2o4iy4cpp7h3lym7plvq",
    "uri": "at://did:plc:7576busagenx6j7cfmh6p3cj/app.bsky.feed.post/3midjzxsuqoh2"
  },
  "coverImage": {
    "$type": "blob",
    "ref": {
      "$link": "bafkreieexbgvuxnm3e6k3urwvb76fo5664k46qo27kmdv5x6znimpox5uq"
    },
    "mimeType": "image/png",
    "size": 647930
  },
  "path": "/news/beznen-magarif/iazgy-kanikullarda-aktanysnyn-maktap-iany-lagerlarynda-160-bala-ial-ita",
  "publishedAt": "2026-03-31T05:47:00.000Z",
  "site": "https://aktanysh-rt.ru",
  "tags": [
    "Безнең мәгариф"
  ],
  "textContent": "Актаныш районы мәктәпләре каршында язгы каникуллар чорында мәктәп яны лагерьлары уңышлы эшләп килә. Биредә 160 бала ял вакытларын күңелле, файдалы һәм эчтәлекле итеп уздыра. Әти-әниләре эштә булган вакытта балалар еш кына өйдә ялгыз кала, буш вакытларын ничек үткәрергә белмичә, телефонда утыра яки файдасыз ризыклар белән генә туклана. Шул сәбәпле, мәктәп яны лагерьларының эшләве аеруча мөһим: балалар караулы, файдалы шөгыльләргә өйрәнә, ә әти-әниләр өчен бу – күңел тынычлыгы.",
  "title": "Язгы каникулларда Актанышның мәктәп яны лагерьларында 160 бала ял итә"
}