External Publication
Visit Post

Нур Баян исемендәге хуҗалыкта язгы чәчүгә әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уза

Главная [Unofficial] March 23, 2026
Source
Бүген Пучы авылында Нур Баян исемендәге хуҗалык базасында язгы чәчүгә әзерлек буенча семинар-киңәшмә уза. Чарада Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар һәм белгечләр катнаша. Семинарның Нур Баян исемендәге хуҗалык базасында оештырылуы очраклы түгел. Узган елгы кырчылык уңышыннан хуҗалык кассасына иң күп күләмдә акча керткән хуҗалыкларның берсе ул. Шулай ук техника яңарту, югары технологияләр кулланып эшләүдә дә алдан баралар.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...