External Publication
Visit Post

Батырлык ядкаре: Махсус хәрби операция батыры Илнар Гәрәевнең бронежилеты туган мәктәбенә кайтты

Главная [Unofficial] March 16, 2026
Source
Иске Кормаш мәктәбендә күңелләргә тирән үтеп керерлек патриотик очрашу узды. Мәктәпнең патриотик залында укучылар махсус хәрби операциядә катнашучы 430 нчы мотоукчылар полкы сугышчыларының әниләре һәм тормыш иптәшләре белән очраштылар. Алар Кыр-Каентүбә авылы егете, Иске Кормаш мәктәбендә белем алган, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Илнар Гәрәевнең бронежилетын алып кайтканнар.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...